30 октябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Мәгариф министрлыгында ата-аналарның җыелышларга онлайн тоташа алуын аңлаттылар
Мәктәп укучыларының әти-әниләре ата-аналар җыелышларында мәгариф оешмасы билгеләгән теләсә нинди форматта – шәхсән, дистанцион яки катнаш режимда катнашу хокукына ия. Бу хакта Мәгариф министрлыгының Дәүләт Думасы депутатларының мөрәҗәгатенә биргән җавабында әйтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».
-
Яңалыклар
Казанда яшәүче хатын-кыз ярты миллион сумга якын акчасыннан мәхрүм калган
Казанда яшәүче хатын-кыз, дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына зыян килгәннән соң, акчаларын саклап калырга теләп, алдакчылар счетына ярты миллион сумга якын акчасын күчергән. Хәзерге вакытта «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Яңалыклар
Ислам мәдәнияте музеенда гарәп каллиграфиясе сәнгате буенча остаханә узачак
Якшәмбе көнне, 2 ноябрьдә Казан Кирмәнендәге Ислам мәдәнияте музеенда шәһәр халкы өчен «Гарәп каллиграфиясе сәнгате: дөнья хәзинәсе» дигән остаханә уздырыла.
-
Яңалыклар
Казанда 4 ноябрьдә кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк
Әлеге күренеш Хач йөреше уздырылу белән бәйле.
-
Яңалыклар
2026 елның гыйнвар аенда ял көннәре эш көннәреннән күбрәк булачак
5 көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр өчен 2026 елның гыйнвар аенда 16 ял көне һәм 15 эш көне була.
-
Яңалыклар
Яшь укытучыларга ярдәм иткән тәҗрибәле остазларга өстәмә түләү билгеләргә җыеналар
«Гадел Россия» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары яшь укытучыларга ярдәм иткән педагог-остазларга ай саен окладларының 50 проценты күләмендә өстәмә түләү билгеләргә тәкъдим итә. Шул турыдагы закон проектын парламент палатасына кертәчәкләр. Документ РИА Новости карамагында бар.
-
Яңалыклар
Татарстанда опекуннар һәм попечительләргә айлык акчалата түләүләр арта
Татарстанда үз вазифаларын түләүле нигездә башкаручы опекуннар һәм попечительләргә айлык акчалата түләүне 3 мең сумнан 8641 сумга кадәр арттырачаклар. ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында депутатлар ТР Гаилә кодексындагы тиешле үзгәрешләрне хуплады.